Математика укытучыларының август киңәшмәсе.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна районыбызның математика фәне буенча үткән уку елына эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче,Иске Җөри ,Шәтке,Олы Нырсы урта мәктәпләренең математика укытучылары укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International