26 нчы август көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында Республика көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булып узды.

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Биредә балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Имин Ватаным – бәхетле балачагым» китап күргәзмәсе белән катнаштылар һәм китап укучылар арасында «Моя республика - мой Татарстан» дигән рәсемнәр бәйгесе оештырдылар. Бәйге бик актив һәм күңелле үтте. Матур табигать һәм бәйрәмчә мохит бәйрәмдә катнашучыларга иҗат дәрте һәм күтәренке кәеф өстәде. Җәйге каникулларда иң күп китап укучы балаларга район җитәкчесе тарафыннан грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International