Анда 50 гаилә: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, күп еллар бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.
Бу тантанада безнең районнан табиблар гаиләсе Ирек Илгиз улы һәм Рәсимә Масалим кызы Галиуллиннар катнашты. 17ел бергә гомер кичереп, 2 бала тәрбияләгән бу гаиләнең хезмәт юлы икесенә 56 елны тәшкил итә.
Бер-беренә хөрмәт, ихтирам белән караган бу гаилә районыбызның яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора.