Китапханәдә Муса Җәлилнең шигырьләре кычкырып укылды, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды. Чарада катнашучыларда шагыйрьнең “Кызыма”, “Кызыл ромашка”, “Вәхшәт” шигырьләре аерым кызыксыну уятты. Очрашу азагында М.Җәлилгә багышланган викторина уздырылды.