Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар белән кызлар өчен аерым хезмәт кабинетлары эшли. “ Үсеш ноктасы” үзәгенең максатлары бик изге – балаларны хезмәткә һәм һөнәргә өйрәтү, шахмат, яңа проектлар ярдәмендә максатчан һәм иҗади уйлый беләче балалар тәрбияләү.Бу кабинетларда даресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Мәктәп укучылары « Робототехника» , « ЗD –моделирование «, « Авиамоделирование» , « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү” һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. “Шахматлар”түгәрәген А.П. Абдурахманов үткәрә.
Баландыш авыл китапханәсендә “Җәлил укулары - 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең район күләменә сайлап алу туры уздырылды. Шакирова Алисә башкарыунда Муса Җәлилнең “Шагыйрь” шигыренең видеоязмасы конкурскның район турына җибәрелде.
5 ноябрь көнне Баландыш авылы китапханәчесе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Зур этнографик диктант" дип исемләнгән V Халыкара агарту акциясендә катнашты. Әлеге акция халыкның этнографик грамоталылыгын, Россия халыклары турындагы белемнәрен бәяләү максатыннан үткәрелә.
Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучылар белән “Әкият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән чара узды. Укучылар яңа кайткан әкият китаплары белән танышты, аларны кычкырып укыды, викторина сорауларына җаваплар бирде.
Шәтке мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен "Бергә уйнарга күңелле" дигән чара үткәрделәр.
5 ноябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «А, ну-ка угадайка» дип исемләнгән интерактив уен үткәрделәр. Үз эрудицияңне тикшерергә һәм әкиятләр өлкәсендә үз белемнәре белән ялтырарга теләгән кызлар һәм малайлар өчен әлеге танып-белү уенының темасы булды. Уен танылган ток-шоу "Могҗизалар кыры" кагыйдәләре буенча үткәрелде.
“Күңелле каникуллар” проекты кысаларында Алан авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Дуслык эстафетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар белән витаминнарның кеше сәламәтлегенә файдалы йогынтысы, шәхси гигиена турында әңгәмә үткәрелде, “Сәламәтлекне яшьтән сакла!” дип исемләнгән слайд-презенция күрсәтелде.
2020 елның 10 ноябрендә «Батыр» спорткомплексында 2006-2007 елларда туган, 2008-2009 елларда туган, 2010-2011 елларда туган, 2012-2013 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелеге үткәрелде.
6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
“Зур этнографик диктант " акциясендә катнашучы сертификатына ия булды.
Халыкара акция этнографик культура дәрәҗәсен бәяләү максатыннан үткәрелә.