Шәтке авыл китапханәсендә тематик киштә оештырылды. Аның беренче өлеше ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Монда республикабызның тарихын, икътисадын, сәясәтен, мәдәниятен чагылдырган китаплар урын алды. Күргәзмәнең икенче өлеше Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ясалды. Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде.
Ямбулат авылы китапханәсендә «Күңелсез каникуллар» проекты кысаларында Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан балалар белән «И гүзәл, Татарстаным» дигән
викторина үткәрелде. Максат: укучыларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү; Татарстанның күренекле шәхесләре белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту; туган ил белән горурлану, аңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү, тарихына кызыксыну уяту.
Теләче район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга диспансеризация үткәрделәр. Вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора
2020 елның 9-10 ноябрендә Арча шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы булып узды, анда 6 команда катнашты. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Ильнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче һәм Югары Кибәхуҗа Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим итте.
5 ноябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыру максатыннан Фатих Хөсни музеена экскурциягә килделәр. Аларны китапханәче музейның тарихы, экспонатлар белән таныштырды.
6 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нескучные каникулы” проекты кысаларында укучы балалар белән “Күңелле уеннар” үткәрде.
Олы Нырсы авыл китапханәсе «Природная мастерская» һәм «Сам себе агроном» номинацияләрендә 3 нче урынны яулады.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Конституция – илнең төп законы" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Әлеге темага багышлап күргәзмә тәкъдим ителде. Кургәзмэгә дәуләт символлары: флаг, герб; Татарстаннын мостәкыйль республика булуын раслаучы төп документ: Татарстан Респуликасы Конституциясе куелды. Алар хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды. Балалар өчен күргәзмәгә күзәтү ясалды. Кичәнең икенче олешендә “Син туган ягыңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде.
5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.
5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.