ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Авыр вакытта үз илең һәм халкың белән бергә булу, көн саен үз эшеңне башкарып, уртак эшкә ярдәм итү икәнен аңлап, илебездә бу эшчәнлек торган саен киңрәк колачлана бара. Олы Мишә авыл китапханәсе укучылары да алардан калышмый. Алар барысы белән бер рәттә гуманитар ярдәм җибәрәләр, марлевой тастымаллар ясыйлар.

Ел саен үткәрелә торган волонтерлар көнендә, 5 декабрьдә, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Волонтерлар – игелек кылучылар» дип исемләнгән чараүткәрделәр. Катнашучылар ДОБРО. РУ платформасының мөмкинлекләре турында белделәр, ирекле эшчәнлек юнәлешләре белән таныштылар һәм формаль булмаган шартларда аралашу мөмкинлеге алдылар. Волонтерлар - төрле яшьтәге активистлар. Мәдәният хезмәткәрләренең беренчел карары - ирекле эшкә өлкән сыйныф укучыларын җәлеп итү, чөнки алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар ала алачак. Укучыларга шул турыда да аңлату эшләре алып барылды.

5 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны өйләренә барып котладылар. Аларга  әхлакый ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Һәм без мәдәният хезмәткәрләре алар  янына ел саен барабыз, бүләкләр һәм музыкаль котлаулар бирәбез. Без алар белән яңалыкларын  уртаклашабыз. Зур проблемаларга карамастан-алар шат күңелле һәм мавыгучан кешеләр. Тик кенә утырмыйлар, бәйләүләр дә бәйлиләр, башка кул эшләре дә эшлиләр.

«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән Теләче 3 нче номерлы  балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре Галимова Индира-нәфис сүз (Минһаҗева Г.Р.), Баева Залина – вокал - соло (Минһаҗева Г. Р.), «Нәни энҗеләр » вокал ансамбле (Минһаҗева Г. Р., Хуҗина Р. Г.).

I республика күләм иҗади  вокал, хореографик һәм театр иҗатының “Бәләкәчләр аланы” диеп  исемләнгән бәйгедә катнаштылар, әлеге чара  “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем биру муниципаль бюджет учреждениесендә оештырылган  иде. Безнең балалар барысы да 1 нче дәрәҗәле диплом һәм истәлекле кубок алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!Афәрин!

 Халыкара инвалидлар көне кысаларында Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре инвалид Шәкүрова Миләушә белән «Шәфкатлелек бизи кеше».  Изгелек беркайчан да тузмый торган хәзинә бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" темасына очрашу үткәрделәр. Китапханәчеләр Миләушәгә матур китаплар һәм кучтәнәчләр белән бардылар.

Латин теленнән тәрҗемә итсәк волонтер ул – ирекле ярдәмче. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Игелекле кешеләр – игелекле булачакбыз” – исемле темага игелек дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүен, аның безнең илдә ничек барлыкка килүен, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Авыл китапханәчесе волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар волонтерның һәрвакыт яхшылык, өмет һәм мәхәббәт алып килүен белделәр. Йомгаклауда балалар волонтер булу – ул бик катлаулы хезмәт дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык — җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итү кебек мөһим эшкә җәлеп итүне максат итеп куя. Шармаш авыл китапханәсендә 4 декабрь көнне «Волонтер – горур яңгырый " дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, аның безнең илдә ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар Тимур хәрәкәте, волонтерларның бүгенге эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр. Волонтерлык хәрәкәте турында фикер алышканнан соң, әлеге юнәлеш телгә алынган әсәрләрне искә төшерделәр.

Чарада укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр. Китапханәче «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде, сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International