3 декабрь көнне Шармаш авыл китапханәчесе Халыкара инвалидлар декадасына багышланган «Яхшы сүз белән бер — беребезне җылытабыз» дигән акция үткәрде. Аларга игътибар һәм игелекнең бер өлешен бүләк итү бик мөһим. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәр кешегә игътибар, кайгыртучанлык, елмаю, яхшы мөнәсәбәт бүләк итәргә кирәк! Бу көнгә китапханәдә «Кешеләр алай бүленми» дигән күргәзмә оештырылган, анда авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр турында китаплар тәкъдим ителгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 3декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Моңлы күз карашлары» дигән аралашу чара үткәрделәр. Чара дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбызга нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләдек. Кайвакыт яхшы елмаю һәм дусларча аралашу кешене бәхетле итә ала. Алар китапханәгә килгән газет - җурналлар белән таныштылар, яңа кайткан китапларны яздырып өйләренә укырга алдылар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 3 декабрь көнне, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җылылык көтә җирдә һәр кеше” акциясендә катнаштык һәм инвалидларның өйләренә барып үзебезнең ярдәм йөзеннән әзерләнгән күчтәнәчебезне тапшырдык. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Киләчәк буыныбыз да безнең кебек кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын онытмасын иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү традициясе гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.
Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз.
Шул максаттан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре обелиск янында “ Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек”дип исемләнгән мәгълүмәти сәгать үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.
Биредә балалар «игелек» сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, миһербанлык, киң күңеллелек темасына әйтемнәр тыңладылар, игелекле эшләр башкаручы һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшүче әкият геройларын искә төшерделәр.
Әлеге чарага мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек турындагы китаплардан «Шәфкатьлелек бизи кешене» дигән тематик күргәзмә әзерләнде.
2 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың һәм Алсу Габидуллинаның “Кул эшләре йөрәккә һәм җанга дәва” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Аларның иҗат җимешләрен китапханәгә килеп күрә аласыз.
Бу көн дөньяның күпчелек илләрендә ел саен үткәрелә торган вакыйга статусына ия булды һәм ВИЧ/СПИД эпидемиясе белән көрәштә халыкара теләктәшлек күрсәтә.
Әлеге көн кысаларында үзәк китапханәдә "Мы выбираем жизнь" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Китап укучылар игътибарына СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы, авыру билгеләре, аңа каршы көрәш ысуллары турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Күңел җылысына үрелеп” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шулай ук матур эшләр, күркәм гамәлләр чагылыш тапкан матур әдәбият әсәрләрдән, мөмкинлекләре чикле булган язучыларыбызның китапларыннан торган “Җилкәннәр җилдә сынала” дип аталган китап күргәзмәсе дә эшли башлады.
2024нче елның 30 ноябрендә Шәтке урта мәктәбе спортзалында «Теләче» спорт мәктәбе 2011нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Шәтке Кубогына район беренчелеге уздырды. Әлеге ярышта 72 спортсмен катнашты.