27 март көнне Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 138 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XIX Республика балалар иҗаты конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр!
Район үзәк китапханәсендә чаралар тынып тормый. Язучылар, китап укучылар белән очрашулар, төрле темаларга, даталарга очрашулар берсе дә калмый. Китапханә каршында яшь гаилә клубы да эшләп килә. Шушы көннәрдә агымдагы елның Гаилә елы булуын да исәпкә алып, үзәк китапханә кызлары «Гаилә кыймәтләре» дигән очрашу үткәрде.
«Батыр» споркомплексында «Зилант» Кубогына Теләче муниципаль районы беренчелегенә 2009 елда туган аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында көрәш турниры үтте.
Түбәндәге рәсемнәрдә сез көрәш турнирының ачылу, бүләкләү тантанналарын һәм ярыш барышын күрәсез. Ярышлар якташыбыз Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә үткәрелде.
Егет-кызларга уңышлар теләргә, аларның район тормышында актив урын тотканнары өчен рәхмәт җиткерергә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин да килде. Һәрчак хәрәкәттә булган алдынгылар эшләгән эшләренә хисап ясадылар, уй-планнары белән уртаклаштылар. Соңыннан алар төрле мастер - классларда катнаштылар.
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Әйдә шаярт!» КВН Татар лигасының район этабы узды.
Чарада 2023 елга анализ ясалды, 2024 елга бурычлар билгеләнде.
Ул "Ихлас" мәчетендә булды. Теләче авылында булачак яңа мәчет урынын карады, проектлары белән танышты. Шулай ук ифтар мәҗелесендә дә катнашты.
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Нәкъ менә шул көнне, 2014 елда, Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. 19 мартта Айдар авыл китапханәсендә Кырымның Россия белән берләшү көненә «Кырым Россия тарихында» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда китапханә фондыннан китаплар, Кырым тарихы, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте, Кырымның Россия өчен Екатерина II заманыннан бирле мөһим төбәк булуы, Россия белән берләшүе, шулай ук Кырым һәм Севастополь турында әдәби һәм тарихи әсәрләр тәкъдим ителде.
Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр. Алар әңгәмә барышында балаларга никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләделәр. Тәмәкегә күнегү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик кыен. Тәмәке тарту иң киң таралган зарарлы гадәтлщрнең берсе булып торганы һәркемгә ачык. Балаларга тәмәке тартуның организмга нинди зур зыян китерүе хакында тулырак мәгълүмат бирелде. Яшүсмерләр начар нәтиҗәләрдән качу, үзләрендә бу теләкне булдырмка дигән мөһим карарга килделәр.