18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән берләшүенең ун еллыгы билгеләп үтелә.

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Нәкъ менә шул көнне, 2014 елда, Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. 19 мартта Айдар авыл китапханәсендә Кырымның Россия белән берләшү көненә «Кырым Россия тарихында» дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Анда китапханә фондыннан китаплар, Кырым тарихы, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте, Кырымның Россия өчен Екатерина II заманыннан бирле мөһим төбәк булуы, Россия белән берләшүе, шулай ук Кырым һәм Севастополь турында әдәби һәм тарихи әсәрләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International