Шадке балалар бакчасының дустанә педагогик коллективы балалар бакчасы территориясен һәм күрше территорияне чистарту өчен экологик субботникта катнаштылар. Балалар бакчасы территориясе чүп-чардан арындырылды, коры яфраклар, чәчәк түшәкләре һәм газоннар тәртипкә китерелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Икенче ел рәттән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы балалар белән «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары белән берлектә тәрбиячеләр нарат агачларын утырттылар.
2023 елның 29 апрелендә балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле)узәгендэ тәрбияләнуче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова җитәкчелегендә армия кул сугышы буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык шәхси беренчелегендә катнаштылар.
Саба районының Иске Икшермә мәктәбендә 2006-2007, 2008-2009, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Икшермә мәктәбенең 1979 нчы елгы чыгарылышы укучысы Миннебаев Рамил Рафик улы призына көрәш буенча районара ярышлар узды.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
Абде авыл китапханәсендә Валентина Александровна Осеева иҗатына багышланган «Мудрые уроки вежливости» дип исемләнгән әдәби сәгате узды.
Иске Җөри урта мәктәбендә “Агро Старт” исемле агробизнес проектлар һәм фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән бу конкурста 7 сыйныф укучылары Гыйлманов Илхан, Шиһабетдинова Рамилә,Шәяхмәтов Фәнзил катнашып 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Шушы уңайдан 27 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән “Остазым, укытучым” дип исемләнгән очрашу булды. Укытучыларыбыз килүгә китапханә белән танышып чыктылар, китапханәнең якты, чиста, матур, заманча булуы белән хозурландылар. Кичәбез “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йорүче укучыларның җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсе белән түгәрәк өстәл артында аралашып, кунаклар бик күп күңелле эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.
26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый...” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача танышып үткәч, викторина сорауларына җавап бирү иде