Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Чиксез галәм серләре» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясын белделәр, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кешеләрнең билгесез космик киңлекләрне белергә теләүләрен Һәм йолдызларга кунакка килергә омтылышы күптән барлыкка килгәнлеге турында сөйләделәр. Хәтта борынгы кешеләр дә, кояш ягына хәрәкәт итүче кошларның очышына карап, вакыйгаларны күзәткәннәр һәм алар артыннан барырга хыялланганнар. Балалар аларны кызыксынып тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр.
12 апрель – кешелек яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә космик бәйрәмгә карата “Галәмгә юл” дигән танып-белү сәгате үткәрде. Аның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.
Алан авыл җирлеге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы бердәм язгы өмәдә катнаштылар.
Урта мәктәп территориясендә укучылар һәм укытучылар катнашты.
Агымдагы елнын 20 апрель конне Телэче юл тозэту участогында булган трактор, узйорешле хэм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берэмлек техника куелган иде.
Безнең бөтен коллективыбыз Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы территориясен һәм аның тирәсендәге территорияне җыештыру өмәсендә катнашты.
Язгы ямьле көн, яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да дус һәм күңелле эшләде. Балалар бакчасы территориясен чүп-чардан һәм коры яфраклардан тиз арада чистартып куйдык, чәчәк түтәлләре һәм газоннар тәртипкә китерелде.
Эш нәтиҗәләрен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, балалар бакчасының чиста, тәртипле территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә.
Хөрмәтле райондашлар – мөселман кардәшләр!
Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Чүпләр, көздән калган агач яфраклары җыелып, чүп урналарына озатылды.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче педагоглар “Экояз” акциясе кысаларында төрле эко –чаралар үткәрүне күз уңында тоткан үз проектын булдырды.Әйтик бүген,зурлар төркеме балалары белән районыбызның үзәк ял паркында “Эко – экология” флешмобы аша Теләче халкын туган ягыбыз табигатен сакларга, яратырга өндәде.
15 нче апрель көнне Балтач муниципаль районында “МДСУ-1” ҖЧҖ призына, Бөтенроссия бадминтончы көненә багышланган, бадминтон буенча ачык шәхси команда ярышлары узды.Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасыннан Альбина Сафина, Чулпан Мөбарәкшина, Равил Фасхиев беренче, Алмаз Җаббаров белән Раил Тимербаев икенче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз аларны. (Тренер Алмаз Җаббаров)