Биредә мәш килеп эшләгән апаларын күреп, балаларыбыз хәйран калып аларга карап тордылар. Һәм үзләре дә юлларында яткан ботакларны алып күчкә алып барып салдылар, хәтта тырмалап та карадылар. Әйе шул, кайсы гына юнәлештә дә тәрбияне үз үрнәгеңдә күрсәтү мәслихәт. Тирә-юньне чистарткан бакча хезмәткәрләре дә әлеге эшләре белән балаларда чисталыкка мәхәббәт уятып кына калмыйча, киләчәктә үзләренең дә шулай итеп эшләп, игелекле булып үсүләрен телиләр.
“Теләче” спорт мәктәбе 2012-2013 нче,2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды.
Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә укучылар катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Бу бәйрәм датасы совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә Восток-1 космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул" дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр балаларга космосны үзләштерү тарихы, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «г» сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр.
Олы Мишә мәктәбе укучылары 12 апрель көнне Теләче районы мәдәният йортында ”Татар теле – сәхнә теле” дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес карадылар. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге сәхнә әсәре балаларга бик ошады.
Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Шул уңайдан Шармыш авылы китапханәсендә “Литературный мир Александра Николаевича Островского” күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәгә килүчеләр язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. Күргәзмәдә драматургның тормышы һәм иҗаты, замандашларының истәлекләре һәм, әлбәттә, әдәби китаплар тәкъдим ителә. Талантлы драматургның иҗаты Россия милли театры үсешендә иң мөһим этап булып санала.
Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан, Алан авыл китапханәсенең яшүсмер китап укучылары өчен, Пушкин картасы кысаларында, уен-сәяхәт үткәрелде.