ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2022 елның ноябрь аенда башланып киткән  чарада барлыгы 153 уен уйналган. Лигада тугыз команда  - Теләче,  Регион 16, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Олы Мәтәскә, Шәтке, Саба районы Мишәбаш авылы җыелма командасы, Питрәч районының  Питрәч һәм Пимәр авылы командалары катнашты. Турнир таблицасы буенча Регион 16, Теләче, Мишәбаш, Югары Кибәхуҗа командалары финалда ярышты. Бүгенге ярышларда җиңү яулаган Регион 16 хоккей командасын тәбрикләргә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип  Хаҗипов та килгән иде. 
Саба районы Мишәбаш авылы җыелма командасы, Югары Кибәхуҗа командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә  күчмә Кубок,  акчалата премия һәм медальләр тапшырылды. 

Апрель – чисталык һәм тәртип булдыру вакыты,ә шимбә өмәсе-буыннарны берләштерүче изге традиция. 22 нче апрель көнне Баландыш төп  мәктәбендә шимбә өмәсе үткәрелде. Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә катнашты.

20 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга карата “Без Тукайны укыйбыз” исемле шигъри марафон үткәрделәр. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.

20 апрельдә Шәтке  авыл китапханәсендә «Кояшкай» берләшмәсе членнары белән «Минем дүрт аяклы дустым» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсның төп максаты: балаларның игътибарын йорт хайваннарына юнәлтү,  аларга мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балалар үзләренең этләре турында рәсемнәр һәм алар турныда кыскача язмалар да әзерләделәр. Ахырда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

20 нче апрель  көнне “Батыр” спорт комплексы базасында  “Куркынычсыз тәгәрмәч-2023” республика ярышларының район туры узды. Конкурс берничә этаптан торды: “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”, “Медицина ярдәме”, “Велосипедны фигуралы  йөртү”, “ Тормыш иминлеге нигезләре”, “Иҗади конкурс”. Барлык этапларда уңышлы чыгыш ясап  Баландыш төп мәктәбенең «Светофор» ЮИД командасы 2 урынны яулады. (Җитәкче: Сафина А.Э)

Балык Бистәсе районында көрәш буенча 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 9 тапкыр Сабантуй батыры, Татарстан Республикасының спорт мастеры Вәлиев Рәис Мәхмүт улы истәлегенә районара турнир узды.

Баландыш  авыл китапханәсендә "Утлы еллар хатирәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында китаплар, альбомнар тәкъдим ителде. Шулай ук  яшьләр белән күргәзмәгә күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.

Шул уңайдан  Максабаш авыл китапханәсендә "Кошлар безнең дуслар" дип аталган чара уздырылды. Әлеге чара күңелле уеннар, бәйгеләр, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес жавап бирделәр. Балалар канатлы дусларыбызны ничек итеп сакларга кирәк икәнен дә аңлаттылар. Алар өчен җимлекләр ясап элергә һәм  онытмыйча  җим салып торырга.

Теләче балалар китапханәсендә «Пасха өстәлен бизәү» дигән темага мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарага презентация, декор ясау өчен материаллар әзерләнде. Башта Пасха бәйрәме турында кереш сүз әйтелде. Пасха ничек бәйрәм ителә, нинди традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар, төп символы булып нәрсә тора, шуларны эченә алган һәм бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырган презентация күрсәтелде. Аннары укучыларга бәйрәм өстәлен бизәү буенча төрле вариантлар тәкъдим ителде. Үз куллары белән эшләгән кәрзиннәрне балалар пасха өстәлен бизәү өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.

Олы Мишә  урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Иске  Жөри мәктәбе базасында үткәрелгән «World Skills» ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты-иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен һәм укучыларны һөнәри әзерлек нигезләрен булдыру, мәктәп укучылары өчен заманча һәм киләчәк һөнәри компетенцияләрне үзләштерү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International