ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Иске   Җөри  урта мәктәбе базасында «World Skills  Tuliachi-2023» ярышлары үтте. Безнең балалар бакчасыннан "Пешекче эше - ресторан сервисы" компетенциясендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре Галләмова З. С., Фәтхуллина С. А. (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.), мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шәймәрданова А. А., Хафизов А. Ф. (укытучы-логопед Шәймәрданова М. Н., тәрбиячесе Хафизова А. Р.), “Декоратив-гамәли сәнгать» компетенциясендә Рудина Е. А. (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) катнаштылар.Тәрбияләнүчеләр төрле тәмле ризыклар һәм аш-су эшендә белемнәре, шулай ук матур композицияләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!

Казаклар авылы китапханәсендә татар шагыйре, язучы Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулуга багышланган "Шигърият мәйданында" әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар язучы тормышының һәм иҗатының төп этаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

Алан урта мәктәбендә "Хисләр белән ничек дуслашырга?», “Бергә булу",  "Үзебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага сыйныф сәгатләре үткәрелде. Әлеге тәрбия сәгатьләрен сыйныф җитәкчеләре   “Психология атналыгы” кысаларында үткәрделәр.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

24 апреля группа «Фантазия»  Образцового детского коллектива «Сюрприз» (руководитель Баева Зиля Рафаилевна) Центра детского творчества участвовала  в Республиканском фестивале кряшенской культуры  «Сайра, сайра, сандугач», посвященного кряшенскому литератору, поэту и драматургу, общественному деятелю - Давиду Григорьевичу Григорьеву – Саврушевскому, проведенного в рамках Года педагога и наставника в Российской Федерации и Года национальных культур и традиций в Республике Татарстан и награждены дипломом I степени.

24 апрель көнне Казанда  Роберт  Миннуллин  исемендәге Республика күләмендә ”Шигърияткә сәяхәт”бәйгесе үтте. Бу бәйгедә безнең Баландыш төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы  Гыйләҗева Тәнзилә  катнашты  Ул 8-11 яшь төркемендә “Шагърияткә адымнар” номинациясендэ Җиңүче исеменә лаек булып,  Диплом һәм  кыйммәтле буләк белән буләкләнде. Аны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

   22-23 апрельдә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында « Татарстан Республикасы шәхси Кубогы» ның 2 этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге 6 бала катнашты.

24 апрельдә Балалар иҗат үзәге  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан «Памяти павших будем достойны» дип исемләнгән район фәнни-гамәли конференциясе узды. Укучылар өч номинация буенча көч сынаштылар, алар: сәнгатьле уку , тикшеренү эшләре конкурсы, рәсемнәр конкурсы. Тикшеренү эшләре һәм сәнгатьле уку конкурсларында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр. Рәсемнәр конкурсында катнашкан укучыларга грамоталар таратыла.

2023 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Илмир Гыйльмиев (җитәкчесе - Р.Р. Гатиятов) өстәл теннисы буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган юниорлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Илмир 3 урынны алды.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

23 апреля  2023 года обучающие  ДООЦ  под руководством педагога дополнительного образования Рамиля Расиповича Гатиятова приняли участие в Первенстве СОШ «Идель» г.Казань по настольному теннису. 

    По итогам игр Ахваров Амиль занял 1 место.

20-21 апрель көннәрендә Болгар шәһәрендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Ибраһимов Дилюс, Исмәгыйлев Самир, Фатихов Руслан, Антонов Альмир, Зәйнетдинов Альмир, Зәйниев Риназ.

Безнең команда 1 нче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International