Г.Тукай иҗаты –даһиларга хас булганча, бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Еллар узган саен без аның иҗатына күбрәк тартылабыз, укучыларыбыз аның әсәрләрен укый, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Шуңа күрә бу көнне мәдәни мирасны саклау һәм яклау белән бәйле төрле чаралар үткәрелә. Бу вакыйгага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган “Хәтер сагында һәйкәлләр” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты - укучыларны бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, укучыларда туган якка әхлакый-патриотик хисләр булдыру, һәйкәлләргә һәм истәлекле урыннарга хөрмәт тәрбияләү, аларның матурлыгын саклау.
Велосипедта һәм роликларда йөрү өчен светофор сигналлары нәрсәне аңлата, юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга? Бу хакта безнең тәрбияләнүчеләргә ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре – Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды искә төшерде, алар безгә балалар бакчасына остазы Р. Р. Гатиятов белән кунакка килделәр. Мәктәп укучылары, ә кайберләре безнең балалар бакчасы чыгарылыш тәрбияләнүчеләр дә иде, яшь инспекторларның матур формасында, юл билгеләре макеты белән коралланып, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чыгыш күрсәттеләр.
Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган.
Шагыйрьнең китаплары балаларны туган як матурлыгын, яхшылыкны күрергә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Милли мәдәниятлар һәм традицияләр елы уңаеннан Алан авыл китапханәсе укучылары өчен «Энҗе чәчтем, энҗе җыям» дип аталган татар халык авыз иҗатына багышланган әдәби круиз үткәрелде.
Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 18 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Һәйкәлләрдә халык хәтере» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.
Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яшь гаилә» кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап «Ядкәрләрдә Тукай рухы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да, ә өмәләр яхшы традиция. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бердәм коллектив булып экологик өмәдә катнаштылар.