Велосипедта һәм роликларда йөрү өчен светофор сигналлары нәрсәне аңлата, юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга? Бу хакта безнең тәрбияләнүчеләргә ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре – Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды искә төшерде, алар безгә балалар бакчасына остазы Р. Р. Гатиятов белән кунакка килделәр. Мәктәп укучылары, ә кайберләре безнең балалар бакчасы чыгарылыш тәрбияләнүчеләр дә иде, яшь инспекторларның матур формасында, юл билгеләре макеты белән коралланып, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чыгыш күрсәттеләр.