Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару - матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билгеле булган. Шәҗәрә турында аңлатма бирү, нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуын аңлату максатыннан көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Нәселем шәҗәрәсе” дигән исем белән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар.