Г.Тукай иҗаты –даһиларга хас булганча, бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Еллар узган саен без аның иҗатына күбрәк тартылабыз, укучыларыбыз аның әсәрләрен укый, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән "Халык иҗаты – гүзәл хәзинә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Бу чарага “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде. Китапханә хезмәткәрләре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, белән таныштырдылар. Балалар сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Укучылар Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, татар халык әкияте “Алтын бөртекләр” әкиятен сәхнәләштергәннәр.