Һәр ел саен 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Шагыйрьнең китаплары балаларны туган як матурлыгын, яхшылыкны күрергә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.

 Теләче балалар китапханәсендә «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән әдәби сәгать оештырылды. Әлеге чарада балаларга шагыйрьнең ятим үткән балачагы, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Балалар үзләре дә Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан сөйләделәр, аның кайберләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр: Су анасы, Печән базары, Шүрәлене. «Тукай әсәрен таны» дигән кечкенә генә викторина да балаларга бик ошады. Алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Ә ахырда бергәләп Тукай әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар һәм «Тукай яши безнең күңелләрдә» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International