«Энҗе чәчтем,энҗе җыям».

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Милли мәдәниятлар һәм традицияләр елы уңаеннан Алан авыл китапханәсе укучылары өчен  «Энҗе чәчтем, энҗе җыям» дип аталган татар халык авыз иҗатына багышланган  әдәби круиз үткәрелде. Чара китапханәченең кереш сүзеннән башланып китте һәм  һәр бала да  үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен  яратырга, хөрмәт итәргә, батырлык кылган кешеләрне хөрмәт итәргә, тарихны белергә тиеш булуын ассызыкланды. Әдәби круиз мәкальләргә һәм әйтемнәргә, әкиятләргә һәм табышмакларга,  балалар фольклорына  багышланган иде.Һәрбер  жанрга багышланган китаплар тәкъдим ителде һәм әсәрләр укылды, балалар табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне тулыландырдылар. Чара  бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International