ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, М.Җәлил исемендәге Татарстан республика премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның (1933-2004) тууына 90 ел тулу уңаеннан, Ю.Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде, кичә матур шигырьләр һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырылды.
Шәтке авыл китапханәсендә районыбыз башлыгы Хазипов Н.Н. махсус хәрби операция барышында яраланып кайткан Рамил Димиев белән очрашты. Хоккей уенына гашыйк Рамил, озакламый ярышта катнашырга планлаштыра, сәламәтлегеннән зарланмый. Кабат хәрби бурычын үтәргә китәргә исәп тота.
Балалар шагыйре һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсе «Әминә Бикчәнтәеваның кызыклы китабы белән сыйланыйк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яшь укучылар язучының биографиясе, аның игелеккә өндәүче шигырьләре белән таныштылар.Бикчәнтәеваның шигырьләре туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияли. Шулай ук язучының шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды.
Сауш авылы китапханәсендә «Ак калфак» клубы членнары катнашында шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнәшеваның тууына - 95 ел тулу уңаеннан «Җырлар остасы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Сауш авыл китапханәсендә “По страницам жизни и творчества А.Н. Толстого” исем астында рус язучысы Алексей Николаевич Толстойның тууына 140 ел (1883-1945) тулу уңаеннан китап күргәзмәсе куелып, әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар авторның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр, жанр һәм тематик төрлелеге белән гаҗәеп язучының иҗаты белән таныштылар. Кичә слайдлар күрсәтү, «Русский характер» әсәреннән өзекләрне рольләргә бүлеп уку белән үрелеп барды. Чара талантлы, күпкырлы әдәбиятчы, граф һәм академик Алексей Николаевич Толстой әсәрләре буенча китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Батырлык дәресе” темасына сыйныф сәгатьләре үтте.Укучылар батырлык, изге гамәлләр, Ватаныбыз геройлары турында сөйләштеләр .Сыйныф сәгатендә һәркем үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлап, батырлык турында үз фикерен җиткерде.
Китапханәчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылып китапханәләрдә төрле чаралар үткәрәләр, безнең солдатларның Украина территориясендә нацистларга каршы көрәштәге батырлыклары турында сөйлиләр. Әлеге акциягә кушылып, 19 гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәсендә "Сезнең белән горурланабыз һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!" дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм махсус хәрби операция барышында үз гомерләре белән безнең киләчәгебезне, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеген саклаучы авылдаш егетләребезгә хөрмәт йөзеннән патриотик сәгать уздырылды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бөек кеше – галиҗәнап Укытучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән танышып була. Әлеге ел Россия фәнни педагогикасына нигез салучы К.Д.Ушинскийның 200 еллыгына нигезләнгән. Шул уңайдан танылган остазлар В.А. Сухомлинский, К.Д.Ушинский, А.С.Макаренко, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин турында кыскача мәгълуматлар тупланган стенд та булдырылды.
Иске Җөри модель авыл китапханәсе белән танышу максатыннан, Тәтеш районыннан коллегаларыбызны кабул иттек. Тәтеш Үзәкләштерелгән китапханә челтәренең методик бүлек мөдире Арисова Нина Александровна һәм 2023 елда модель китапханә буларак ачылачак Келәш авылы китапханәчесе Галимова Гөлчәчәк Садретдин кызы "Милли проект" кысаларында модернизаияләнгән китапханәне бик ошаттылар. Ә без исә үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык, коллегаларыбызга уңышлар теләдек.
Шармыш авыл китапханәсендә укучыларга «Стиль жизни – здоровье и долголетие!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Монда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде, алардан укучылар ашау кагыйдәләре, спорт күнегүләре, организмны чистарту, сәламәтләндерү, иммунитетны ныгыту һәм стрессны җиңеләйтү ысуллары белән таныша ала. Күргәзмәдә физик тәрбия һәм спорт, сәламәтлекне саклау турында китаплар гына түгел, ә яхшы кәеф бүләк итүче китаплар да бар. Һәркем үзенә кирәкле һәм кызыксындырган мәгълүматны таба алды.