ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Бай әдәби иҗат - мәңгелек мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар һәм китапханә фондында булган төрле елларда басылып чыккан әсәрләре тәкъдим ителде.  Аяз Гыйләҗев- татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Йәгез бер дога!» һ.б. әсәрләре милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укырга өлгермәгән китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль - халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала.  Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан 17 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”  дип исемләнгән  мәкальләр  кичәсе үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче башта кыскача мәкальләр турында аңлатма бирде. Соңыннан укучылар белән  мәкальләр әйтешү ярышы оештырылды.

2023 елның 06 февраленнән алып 17 февраленә кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 22 гыйнварендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының  зона этабында катнашты.

21 гыйнвар көнне безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм районның олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды.

2023 елның 22 гыйнварында өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расипович Гатиятов җитәкчелегендә 15 кешедән торган укучылар, өстәл теннисы буенча «Зилант» спорт мәктәбенең Ачык Беренчелегендә катнаштылар.

Җыелышта район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм башка җитәкчеләр катнашты. Очрашу барышында җирлек башлыгы Ирек Заһидуллинның анализга бай булган чыгышы тыңланылды. Оешма җитәкчеләре дә хисап тотты. Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина китапханәнең 2022 елның эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2023 елга эш планнары белән уртаклашты.

22 нче гыйнвар  көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы   “Төньяк-көнбатыш бадминтон лигасы”ның зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды.

Ул милли әдәбият тарихында тулы бер этапны билгеләгән татар язучыларының берсе. Иҗади эшчәнлек елларында ул бай әдәби мирас булдыра, татар халкының рухи культурасына зур өлеш кертә. 17 нче январь көнне Баландыш авыл китапханәсендә  язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан «Бай әдәби иҗат - мәңгелек мирас» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби сәгать үткәрелде.

Шәтке авылы китапханәчесе  “Әллүки” балалар бакчасында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 90  яшь тулуга багышланган  “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Китапханәче Галимуллина К.Х.  балаларга    язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды, шигырьләрен укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International