10- 13 ноябрь көнне, Алексеевскида 2010-2011 елгы кызлар арасында Татарстан республикасы беренчелегенә волейбол буенча ярышлар уздырылды. Районның җыелма командасы составында безнең мәктәп укучылары Тимербаева Алсина, Валиуллина Илсинә, Зайнутдинова Лианалар катнаштылар. Ярышларда 11 мунципаль районнан кызлар командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 1 урынга лаек булды. Кызларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә 14-19 нчы ноябрь көннәрендә «Мин ЮИДны сайлыйм» дигән рәсем бәйгесе үткәрелә. Бу чара 5-7 нче сыйныф укучылары арасында оештырыла, аларга уңышлар телибез.
Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә.
8-11 нче сыйныф укучылары "Киләчәк коды" проекты кысаларында икееллык курсларда заманча программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу курсларга Олы Мишә урта мәктәбенең 9 - 10 нчы сыйныф укучылары да язылды. Әлеге проект укучыларга программалаштыру өлкәсендә БДИга әзерләнү, олимпиадаларда катнашу өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне тагын да тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсәдә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта. Шәдке балалар бакчасында тәрбияче Касимова Г.С. балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр.
Арча шәһәренең «Арча» спорт мәктәбе спортзалында 2005-2006 нчы елда туган егетләр арасында АЧҖ «Ватан Агрофирмасы» призына көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды. Бу ярышта 7 команда катнашты. Тренер Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре чыгыш ясап кайтты.
Икенче төрле әйткәндә бу икенчел эшкәртү көне буларак билгеле. Хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату белән көрәшкә җәлеп итүгә һәм ресурсларның чикләнгәнлеге проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән бәйрәм билгеләп үтү 1997 елдан башланып китә.
Ел саен ботен ил күләмендә “Юл-транспорт хәрәкәте” корбаннары искә алына. Шул уңайдан буген Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары ЮИД отряды белән берлектә чара уткәрде. Бу чарада укучылар узләренең “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча белемнәрен күрсәттеләр .
Китапхәнә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды. Балалар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокланып карадылар. Төрле юнәлештәге өлкәләрдә үстерүче уеннар уйнадылар. Аеруча «Интерактив идән» һәм «Сөйләшүче глобус» ошады. Экскурсия балаларга зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.
Бу юлы да райондашларыбыз ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Шул уңайдан, елдагыча, район үзәк китапханәсендә патриотик чара узды. Очрашуга ил сагын саклаган ветераннар, мәктәптән “Юнармия” хәрәкәтенең акиивистлары да чакырулы иде. Егетләр туган ягыбызга исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар!