8-11 нче сыйныф укучылары "Киләчәк коды" проекты кысаларында икееллык курсларда заманча программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу курсларга Олы Мишә урта мәктәбенең 9 - 10 нчы сыйныф укучылары да язылды. Әлеге проект укучыларга программалаштыру өлкәсендә БДИга әзерләнү, олимпиадаларда катнашу өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне тагын да тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк.