ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Географик диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру максатыннан, 2015 нче елда беренче тапкыр үткәрелә. Барлык мәктәпләр базасында  географик диктант язу  өчен   мәйданчыклар булдырылды.

   30 октябрь көнне   укучылар, укытучылар «Географик диктант - 2022» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. Катнашучылар зур кызыксыну белән видеоматериал карадылар, аннары диктант сорауларына җавап бирделәр.

«Ак каен " мәктәп яны лагеренда яхшы гадәтләр көне узды.Көне буе балалар дөрес һәм әдәпле тәртип нормаларын һәм кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар. Башта балалар белән «Сез әдәпле булдыгыз»дигән әңгәмә үткәрелде. Тәрбиячеләр балалар белән бергәләп әдәплелекнең нәрсә икәнлеге, начар гамәлләрдән аеру, үз-үзеңне тоту нормалары һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү турында сөйләштеләр. Көн рәсем конкурсы һәм мәктәп музеена экскурсия белән дәвам итте.

Россия география җәмгыяте VIII Географик диктант үткәрде. Бу халыкара агарту акциясе барлык континентларда да үткәрелә. Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары инде икенче елын әлеге акциядә катнашалар. Алар кызыксынып диктант сорауларына җавап бирделәр

Балалар иҗат үзәге методистлары Гәрәева Р.Р., Ибраһимова Э. З., Закирова Р. Р. һәм өстәмә белем бирү педагогы Баева З. Р. «Өстәмә белем бирү учреждениеләренең белем бирү һәм тәрбия бурычларын комплекслы хәл итү шарты буларак, социаль әһәмияткә ия булган грант проектларын гамәлгә ашыру» республика семинарында катнаштылар. Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» директоры Р. Н.Гыйниятуллин проектларның бюджеты белән таныштырды. Финанслау өчен акчаларны каян табып булуы турында сөйләде. Ә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галәветдинова А. Г. проектны грант конкурсына әзерләү үзенчәлекләрен аңлатты.

Әвәләү – балалар өчен бик мөһим шөгыль. Ул балаларның иҗатын, кул чукларын, уйлау киңлеген, төсләр һәм форма турында танып белүләрен  арттыра, нерв системасына бик яхшы йогынты ясый. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә  балалар фантазия байлыкларын кулланып әвәләргә бик яраталар.

Сөмбелә ул – уңыш бәйрәме. Аны  уңыш җыелгач, көзге кыр эшләре беткәч,көн белән төн тигезләшкәч бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле кыз булган. Аны телгә оста, чая кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм Сөмбелә итеп киендереп мәйданга чыгарганнар, төрле сораулар биргәннәр. Аның сүзләренә хәтта картлар да колак салган. Сөмбелә – башак дигәнне аңлата. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелде. Балаларга бәйрәм бик ошады

“Батыр” спортзалында  “Телэче” спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы,  милли төрләр буенча РСФСР ның спорт остасы Наил Габдрахман улы Хәмидуллин истәлегенә  көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге  уздырды.

29 октябрьдән Республиканың барлык мәгариф оешмаларында каникуллар игълан ителде. Күптән көтелгән яллар белән бергә Олы Мишә урта мәктәбенең "Ак каен" мәктәп яны көзге лагере эшли башлады. Беренче көнне балалар белән лагерьда һәм аның территориясеннән тыш үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Укучылар ике отрядка бүленеп,  күңелле стартларда катнаштылар, эшлекле уен уздырдылар, рәсем бәйгесе оештырдылар. 

Көзге лагерыбызның икенче көне. Бүгенге программа “Яшел ут”  (юл хәләкәтләрен булдырмау профилактикасы) темасына багышланды. Көн давамын укучыларыбыз иртәнге зарядка ясап, юл хәләкәтләре буенча викториналарда катнашып,күңелле уеннар уйнап уздырдылар.

Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә «Географик диктант – 2022» халыкара акциясе үткәрелде.  Чара викторина белән башланып китте. Аннан соң акциядә катнашучыларга Антарктида экспедициясеннән видеомөрәҗәгать белән чыктылар. Модератор бланклар белән эшләү тәртибен аңлатканнан соң укучылар мөстәкыйль эшкә күчтеләр. Акциядә 8 нче сыйныф укучылыры катнашты. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International