1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Теләче мәдәният һәм ял паркында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Встретим лето весело» дип исемләнгән акция үткәрелде.
Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Балачак илендә» исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар.Табигать кочагында балалар кошлар җырлавын тыңладылар, күркәләр җыйдылар, хайваннарны күзәттеләр. Алар турында китапханәченең сөләгәненнән кызыклы мәгълүмат алдылар. Бик күп кызыклы һәм матур табигать кхренешләрен фотога төшерделәр. Шулай итеп без табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиялибез. Балаларның табигать турындагы белемнәрен арттырабыз, тулыландырабыз. Туган як табигате турында балачакта алган хис-кичерешләр еш кына гомер буе истә кала. Алар балаларда туган ягыбызга карата мәхәббәт хисе уята, соңрак ул туган илгә карата тирәнрәк мәхәббәт хисенә әверелә.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү максатыннан 31 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә яшьләр белән “Тәмәке тарту зарарлы гадәт” дигән информацион дәрес үткәрелде.
Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар. Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Шул уңайдан 31 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә ”Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле” дип аталды. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала, - дип аңлатты мәдәният хезмәткәрләре.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.
Шул уңайдан, бүген районның үзәк ял паркында елдагыча, бәйрәм чарасы гөрләде. Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм районыбызга эш сәфәре белән килгән мәртәбәле кунаклар, мәгариф бүлегенең җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлап, барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт теләде. Бу көнне фән олимпиадаларында, республика бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, районда үткәрелгән чараларда актив хезмәттәшлек күрсәткән коллективларны, аларның җитәкчеләрен дә сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Балалар өчен кызыклы уеннар булды.
Тәмәке тарту - заманыбызның глобаль проблемасы. Тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен тискәре йогынтысы бик зур. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тәмәке төтененә юк!” исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә тәмәке тартуның зыяны һәм әлеге зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары турында китаплар, журналлар һәм буклетлар урын алды.
Авылыбызда 7 чишмә булу – ул зур байлык.
Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Авылның мәдәни - рухи мирасы, авылым чишмәләре” дип исемләнгән кызыклы экологик экскурсия үткәрде.
Мәдәният хезмәткәрләре Шәтке авыл мәдәният йорты һәм китапханә тирәсен тәртипкә китереп,петуния һәм башка матур чәчәкләр утыртылар. Чәчәкләр утырту матур традициягә әверелде, чөнки һәр клумба тиздән матур төсләр белән тулыландырачак, мәдәният йорты хезмәткәрләренә генә түгел, Шәтке авылы халкына да яхшы кәеф тудырачак.
Рус язучысы К. Паустовскийның тууына 130 ел тулу уңаеннан Әбде авыл китапханәсе 31 май көнне авторның китаплары буйлап сәяхәт үткәрде. Чарада балалар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар, аның хикәяләре, әкиятләре белән таныштылар. Язучының хикәяләре һәм әкиятләре табигатькә мәхәббәт, күзәтүчәнлек, игелек һәм намуслылыкка өйрәтә. Укучылар Константин Георгиевичның табигать турында гына түгел, ә шулай ук популяр булган хәрби темага язылган хикәяләр һәм әкиятләре белән танышты.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен, тыныч имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Безнең тормыш балаларыбызда.Балаларны яклау көне уңаеннан без үзебезнең балалар бакчасында 1 июнь көнне милли бәйрәмебез – Сабантуй үткәрдек. Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез.Сабантуйга әти-әниләр, авыл мәктәбендә укучы балалар да килде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар күмәк йөгерүдә , кашыкка йомырка салып ярышуда, чокыр белән су ташуда, таяк тартышуда ярыштылар Соңыннан лотарея уены уйнатылды- бер бала да бүләксез калмады.Балалар өчен киләчәктә тә сөенеп, куанып яшәргә насыйп булсын.