1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Теләче мәдәният һәм ял паркында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Встретим лето весело» дип исемләнгән акция үткәрелде.
Бәйрәм конкурс программасы итеп оештырылды, анда балалар яңа китаплар белән дә таныштылар, табышмакларга, кроссворд сорауларына җавап бирүдә ярыштылар, әдәби геройларны искә төшерделәр һәм әкият геройлары төшерелгән рәсемнәрне буядылар.
Алда - җәйге каникуллар! Җәйнең һәр көне - ул шатлык, ял, күңел ачу! Балаларның яңа, кызыклы китаплар уку өчен буш вакытлары күп булыр дип ышанабыз.