ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәрге чорда халык сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк


15
май, 2022 ел
якшәмбе

15 май көннәрендә Казан шәһәрендә волейбол үзәгендә 2021-2022 нче елгы "Мәктәп волейбол лигасы"ның  республика бәйгесенең финал ярышлары узды. Анда  безнен зона ярышларында беренче урынны алган  Гөлфия Мөхамәтвасил кызы  Җәләева һәм  Рәшит Хазинур улы Габделхаев җитәкчелегендә Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лиана Җәләева, Диана Җәләева, Чулпан Закирова, Гөлинә Габдериева, Айзидә Галиева, Айзидә Габдуллина, Айзилә Ганиева Айзиля,Зөһрә Мөхәмәтҗановалар үзләренең иң көчле команда икәнлекләрен күрсәтте- беренче урынны алып чемпион калдылар! Алар  сентябрь аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия бәйгесендә үз көчләрен кабат сынаячак. Уңышлар телик!


13
май, 2022 ел
җомга

9нчы май көнен илебез халкы көтеп, шатлык белән каршы ала. Бөек Җиңү бәйрәменә һәр җирдә дә әзерлек эшләре алып барыла, төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Сезнең өчен, батыр солдатлар!” шигаре астында венок ясалды һәм бәйрәм тантанасы вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә салынган һәйкәлгә куелды.

Бу Җиңү – 20 гасырның иң зур вакыйгасы. Ватан өчен башларын салган каһарманнарыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас! 7- май көнне, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре  китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән берлектә,  Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак  хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Соңыннан обелискка веноклар салынды.

Җиңү көненә багышланган күргәзмә-экспозиция һәм иҗат эшләре.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү заманның иң актуаль идеяләреннән берсе булып тора. Патриотизм-ул үз Ватаныңа һәм халкыңа мәхәббәт уяту. 6нчы майдан 11нче майга кадәр Айдар авыл мәдәният йорты фойесында мәдәният хезмәткәрләре һәм ктапханәче көче белән иҗат эшләре күргәзмәсе - экспозициясе оештырылды. Күргәзмә бик матур, якты һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Биредә төрле кул эшләре— кәгазь, тимер һәм башка материаллардан торган эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан 12майда  Алан мәдәният йортында  укучылар өчен  "Яшүсмер һәм җинаять: хокук бозуларны профилактикалау» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында укучыларга җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм кылган җинаять өчен нинди җәза кулланылуы турында аңлатылды.

Сугыш… Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". "Сугышның хатын – кыз йөзе түгел" проектын дәвам итеп, Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Хәлең ничек ветеран?” исеме астында тыл ветераны Нургалиева Садика апа белән очрашу үткәрде. Бу очрашуга Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Әбүзәр кызы җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәм ветераннар советы рәисе Нәсимә Хәйретдин кызы кунак булып чакырылды. Садика апа укучыларга үзенең сугыш чоры балачакларын искә алып, хатирәләрен сөйләп үтте. Укучылар чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута һәм аның орлыклары  белән таныштылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Балалар тыл ветераны хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын  бүләк иттеләр.

Илебездә 9 майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу –бөек бәйрәм генә түгел,батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп ,югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.Шул уңайдан 10 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына рәсем конкурсы үткәрделәр.Укучылар рәсемнәрне өйләрендә ясап алып килделәр. Конкурста катнашучы укучылар рәсемнәрне бик матур итеп ясаганнар. Беренче урында-Инсаф Валиев һәм Айзат Валиахметов,икенче урында-Альбина Яруллина һәм Назилә Имамиева,өченче урында-Ранил Габдулхаков.Җиңүчеләрне  мәдәният хезмәткәрләре  бүләкләделәр.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 8 май көнне Олы Нырсы авылында митинг үткэрелде.Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә,веноклар куелды.Еллар уза,дөньяга яңа буыннар килә.Эмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнендә хакы юк!Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы-сирәгәя бара.Аларның каһарманлыгы дәвамчыларның хәтерендә,язып калдырган истәлекләрендә саклана.

Шәтке авылында 8май көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнен 77 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, күп санлы кунаклар мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде.Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Ветераныбыз Писарев А. И. та үзенең сугыштагы  кичергәннәре белән уртаклашып чыгыш ясады. Митинг азагында бәйрәм концерты булды.  Авылдашыбыз Хөснулла абый Габдиревның җыры бигрәк тә йөрәккә үтеп керерлек иде.Соңыннан мәдәният йортында тыл ветераннары сугыш чоры балалары белән чәй табыны артында очрашу- кичә үткәрелде. Югары Мирәтәк һәм Олы Мирәтәк авылларындагы обелиск янында  сугыш батырларын бер минутлык тынлык белән искә алдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International