Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклаштык. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.
Җиңү көне! Бу һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Бөек Җиңүгә 77 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. 8 май көнне Казаклар авылы клубы каршында Билгесез солдат һәйкәле янында «Онытырга хакыбыз юк! » дип исемләнгән музыкаль кичәдән фото мизгелләр.
Илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел. Ничә язлар үтсә дә, бәясез Җиңү язы сугыш ветераны,бүгенге көндә Күкчә авылында гомер итүче Сабирзянова Таисия апа күңеленнән һич китми.Ул аны бүгенгедәй хәтерли.Без- мәдәният хезмәткәрләре 9 май көнне аның белән очрашуда булып кайттык.Таисия апа сугыш елларын искә төшереп,башыннан кичкәннәрен сөйләп,хәтирәләрен безнең белән уртаклашты.Без аны бәйрәм белән котлап,ныклы сәламәтлек теләп,алдагы елларда да очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштык.
8 май көнне Балыклы авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан "Сугыш уты җирдә кабынмасын,тыныч булсын безнең күк йөзе" дигән чара узды.Бәйрәм белән Алан авылы җирлеге башлыгы Хәсанов Булат Наил улы,Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәит улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы котлап үтте.Бәйрәм балалар чыгышы,җыр- бию белән үрелеп барды.
2022 елның 12 май көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан Сугышы ветераны Шәрипов Муса Шәрип улының гомер бәйрәме. Шул уңайдан Муса абыйга Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов исеменнән тәбрикләмә hәм истәлекле буләк тапшырылды.
11 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нигмәтҗанова А.Н. белән берлектә “Укучының Мәдәни Көндәлеге” Республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.
Иртәнге гимнастика физик күнегүләр җыелмасы. Ул балаларны бердәмлелеккә өйрәтә, организмны тулысынча уятырга ярдәм итә. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә иртәнге гимнастика балалар тарафыннан иң яратып башкара торган шөгыльләрнең берсе булып тора.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алынды.
Акциянең максаты: Ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт, үз халкыңның традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиңү көне «Георгий тасмасы " акциясеннән башка узуы мөмкин түгел. Кара, кызгылт- сары тасманы хәтер һәм горурлык билгесе итеп күкрәк турына тагып куялар. Әлеге акция «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигән девиз астында үтте.
2022 елның 1-9 май көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Акциянең төп аспектлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга аның гореф-гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннар турында искә алу. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бөтен Россия буенча кешеләрне якынайта торган «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә Теләче районының авыл китапханәләре дә кушылып, бина тәрәзәләрен тематик рәсемнәр белән бизәде. Бу искиткеч акциядә катнашып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.