"Гел хәтердә, гел истә"

2022 елның 13 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне  Шәтке  авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклаштык. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина  шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган  Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International