1922 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тула. Пионерия-ул чорның мәдәни пласты һәм мирасы гына түгел, ә зур педагогик тәҗрибә дә, балалар һәм яшүсмерләрнең тәрбия һәм мәшгульлеге системасы да.
Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Районыбызның авылларында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, килгән кунаклар хөрмәтенә җитәкчеләрнең котлау сүзләре, матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Сугыш кырларында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.
Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашты. Ул хезмәткәрләр белән профилактик әңгәмә уздырды, янгын вакытында огнетушитель белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклашты. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.
12 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп тирәлегенә 120 төп нарат һәм 60 төп карагай үсентеләре утырттылар.
Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы, район вәкилләре катнашты. Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр, җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә веноклар куелды.
Чара«Үткәннәрдән хатлар» дип аталды. Бу сугыштан үз адресатларына барып ирешмәгән фронт хатлары турында сөйләнде, бик күп шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырладылар.
Чарада укучылар, укытучылар һәм авыл халкы катнашты. Мәктәп коллективы һәм укучылары көче белән әзерләнгән чара күңелләргә үтеп керерлек ихлас һәм матур булды. Бәйрәм чарасы патриотик рухтагы җырлар белән үрелеп барды.
Пионер оешмасының 100 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә,үзләренең балачагын бу оешмада күңелле итеп үткәргән бөек Совет иле балалары тормышы белән кызыксыну, пионер хәрәкәте тарихын өйрәнергә теләүчеләр саны арта. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Пионерия юбилеена карата чаралар бик актив үтә. Түгәрәккә йөрүче укучылар бу көннәрдә Шаипова Р.И. җитәкчелегендә пионер галстуклары тегү белән мәшгуль.
2022 елнын 11 май конне Узэк авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техникаларны куркынычсыз эксплуатациялэу буенча профилактик энгэмэ уздырылды.