Җиңү көне - барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын, мәңгелек бәйрәм.

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Районыбызның авылларында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, килгән кунаклар хөрмәтенә җитәкчеләрнең  котлау сүзләре, матур җырлар, шигырьләр яңгырады.  Сугыш кырларында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

 Җиңү бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе булган «Үлемсез полк» патриотик акциясендә катнашып,  Җиңү язын алып килгән әби-бабаларыбызга, ветераннарыбызга рәхмәт хисләре белдерелде. Һәр портрет – үзе бер тарих, үзе бер истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, хатирәләр халык  күңеленнән җуелмыйча, буыннан-буынга тапшырылып килер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International