ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы, район вәкилләре  катнашты. Олы  Кибәхужа башлангыч  мәктәбе  укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр,  җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә веноклар куелды.

Чара«Үткәннәрдән хатлар» дип аталды. Бу сугыштан үз адресатларына барып ирешмәгән фронт хатлары турында сөйләнде,  бик күп шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырладылар.

Чарада укучылар, укытучылар һәм авыл халкы катнашты. Мәктәп коллективы һәм укучылары көче белән әзерләнгән чара күңелләргә үтеп керерлек ихлас һәм матур булды. Бәйрәм чарасы патриотик рухтагы җырлар белән үрелеп барды.

Пионер оешмасының  100 еллык  юбилее якынлашкан көннәрдә,үзләренең балачагын бу оешмада күңелле итеп үткәргән  бөек Совет иле балалары тормышы белән кызыксыну, пионер хәрәкәте тарихын өйрәнергә теләүчеләр саны арта.  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Пионерия юбилеена карата   чаралар бик актив үтә. Түгәрәккә йөрүче укучылар бу көннәрдә Шаипова Р.И. җитәкчелегендә пионер галстуклары тегү белән мәшгуль.

2022 елнын 11 май конне Узэк авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техникаларны куркынычсыз эксплуатациялэу буенча профилактик энгэмэ уздырылды.

6нче май көнне Иске Җөри  мәдәният хезмәткәрләре  балалар арасында “Без тынычлык  яклы” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.

Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.Шул уңайдан 10 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына рәсем конкурсы үткәрделәр. Укучылар рәсемнәрне өйләрендә ясап алып килделәр. Конкурста катнашучы укучылар рәсемнәрне бик матур итеп ясаганнар. Беренче урында-Инсаф Валиев һәм Айзат Валиахметов, икенче урында-Альбина Яруллина һәм Назилә Имамиева,өченче урында-Ранил Габдулхаков. Җиңүчеләрне  мәдәният хезмәткәрләре  бүләкләделәр.

Быел да Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни проекты старт алып, авылыбызның урта мәктәбендә белем алучы 1-4 сыйныф укучыларына әлеге көндәлекләр тапшырылган иде.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын  һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар.  Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International