Быел да Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән мәдәни проекты старт алып, авылыбызның урта мәктәбендә белем алучы 1-4 сыйныф укучыларына әлеге көндәлекләр тапшырылган иде. "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны рухи яктан баету. Моннан тыш, проект укучыларда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияли, әти-әниләрне исә балаларына якынайта. Шушы проект нигезендә Алан авылы китапханәсендә дә күп кенә чаралар уздырылды. Гадәттәгечә, май ае "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясау вакыты. Китапханәче 4 сыйныф укучысы Гайнуллина Диана белән районкүләм конкурска презентация әзерләде һәм эссе язып җибәрде.