1922 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тула. Пионерия-ул чорның мәдәни пласты һәм мирасы гына түгел, ә зур педагогик тәҗрибә дә, балалар һәм яшүсмерләрнең тәрбия һәм мәшгульлеге системасы да.
Бу истәлекле дата уңаеннан , Баландыш мәктәбендә әлеге юбилейга багышланган чаралар циклы эшли башлады. 11 май көнне мәктәп фойесында 1-5 сыйныф укучыларының рәсем һәм 6-9 сыйныф укучыларының стенгазеталарыннан күргәзмә оештырылды.