Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклашты. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.