23 апрель көнне Арча шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык Арча районы беренчелек узды. Теләче, Әтнә, Балтач, Саба, Арча, Кукмара районнарыннан 170 яшь спортсменнар катнашкан әлеге беренчелектә безнең спорт мәктәбе егет-кызлары да катнашып кайтты. Яхшы гына уңышлары да бар. Котлыйбыз аларны!
Чистай шәһәрендә "Яшел ут" республика смотр- конкурсына йомгак ясалды. Бәйгенең максаты: юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачыклау. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы "Авыл балалар бакчалары" арасында лауреат исеменә лаек булды.
Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә өмәләр-буынны берләштерүче күркәм традиция. Язгы яңарыш шундый өстенлекләрнең берсе булып тора. Язга һәр торак пункт чиста керергә тиеш. Безнең мәктәп өчен өмә - мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше.
Ветераннар сугыш елларында үз тормышлары турында сөйләделәр һәм балаларга яхшы укуларын теләделәр.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Яшел дулкын" экология акциясе дәвам итә. Акция кысаларында 7,11 сыйныф укучылары һәйкәл яны территориясен, 5,6, 8-10 сыйныф укучылары мәктәп янын чүп-чардан арындырдылар. Мәктәп администрациясе экология акциясендә катнашкан, мәктәбебезне матурайткан һәр укучыга, хезмәткәргә рәхмәтләрен җиткерә.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле райондашлар! Сезне бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Тыныч булсын күгебез" дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.
Бөек Җиңүнең 77 нче язын каршы алганда Иске Җөри авыл мәдәният йорты "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
Баландыш авылы мәдәният йорты, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар әлеге патриотик эшкә иҗади якын килеп, тәрәзәләрне тематик рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизәделәр.