Мәктәптә өмә: "Кайда чисталык, шунда күңел дә сөенә!»

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт, ә өмәләр-буынны берләштерүче күркәм традиция. Язгы яңарыш шундый өстенлекләрнең берсе булып тора. Язга һәр торак пункт чиста керергә тиеш. Безнең мәктәп өчен өмә - мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше.

29 нчы апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә язгы өмә булып узды, анда 1-11 нче сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм мәктәп персоналы катнашты. Мәктәп территориясе сыйныфлар арасында участокларга бүленгән иде. Өмәдә катнашучылар мәктәп тирәсен тәртипкә китерделәр: чүп-чар, иске агач ботаклары җыйдылар, үткән елгы яфракларны һәм үләнне җыештырдылар, чәчәк клумбаларын тәртипкә китерделәр.

Барысы да бик тырышып эшләделәр! Хәзер безнең мәктәп тирәсендә чисталык һәм тәртип. Бу өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International