30 нчы март көнне Теләченең оченче номерлы балалар бакчасында «Асылташлар» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яз имтиханнарга актив әзерлек чоры. Бердәм дәүләт имтиханнары -югары сыйныф укучылары өчен җитди сынау. Бу үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге, һәр кеше тормышында бу җаваплы чор. Бүген 9-11нче сыйныф укучылары өчен география буенча консультация үткәрелде, анда экзаменга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Җиргә яз килеп җитте, яз килгәнен сизеп җылы яктан сыерчыклар юлга чыктылар. Шул уңайдан Шәдке балалар бакчасында март аенда « Һәр кошка бер оя » дигән экологик акция узды. Безнең балалар үзләренең әтиләре, абыйлары белән сыерчыкларга матур оя ясап алып килделәр, кошларга бергәләп ярдәм иттек. Акциядә катнашкан барлык әти-әниләргә бик зур рәхмәт.
1 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китап галим - телсез мөгаллим!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Шулай ук, Балалар ышаныч телефонының ун еллыгына багышланган чаралар кысаларында, ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан китапханәдә «Учитель и ученик», «Телефон», «Телевизор», «Стук», «Страхи», «Травма» кебек видеороликлар карау оештырылды. Биредә ата – ана һәм бала мөнәсәбәтләре кебек иң актуаль темалар күтәрелде.
30 нчы март көнне, “Батыр” спорт комплексында,Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2010-2011 һәм 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды.
31 март көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китапларга кичектергесез ярдәм» акциясе оештырылды. Балалар китапханә тарихы, аның фонды, искергән һәм өр – яңа басмалар белән таныштылар, ә аннары, китапларны ремонтлау буенча башлангыч күнекмәләр алып, ашыгыч ярдәм пункты оештырдылар.
Клей, скотч һәм кәгазь белән коралланып, китапханәчеләр җитәкчелегендә яшь «табиблар» зыян күргән басмаларны «дәвалау» эше белән шөгыльләнде.
Иң зур байлык –сәламәтлек.Сәламәт яшәү рәвеше-сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга,озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган,гадәткә кергән,күнегелгән яшәү рәвеше. Шул уңайдан 6 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек-зур байлык”- дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара югары сыйныф укучылары һәм яшьләр белән үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләре дә “Сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш.Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк”-дип үз фикерләрен җиткерделәр.Сәламәтлек-ул физик һәм рухи иминлек, күңел күтәренкелеге,уңай кичерешләр белән яшәү.
5 апрель конне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Сәйлән” берләшмәсенә йөрүчеләргә “Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү” дип исемләнгән мәгълумат сэгате уткәрделәр. Кызлар кыш буе йокымсырап утырган булмә гөлләрен , шулай ук бакчага кучереләчәк чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар . Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгьлуматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр ишеттеләр.
3 апрель көнне Ачы мәдәният йортында " Изге Русьтә йөрәкне тапканнар»дип исемләнгән тарих сәгате узды. Чара барышында балаларга Борынгы Рус тарихының иң мөһим этапларын сөйләделәр. Дәреснең нәтиҗәсе булып читтән торып сәяхәт барышында алынган белемнәрне гомумиләштергән викторина булды.
6 апрель көнне Лесной бистәсендә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, төрле милли уеннар уйнадылар. Ә бәйрәм ахырында катнашучылар ботка белән сыйландылар.