«Асылташлар» район конкурсы булып узды.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

   30 нчы март көнне Теләченең оченче номерлы балалар бакчасында «Асылташлар» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.

Конкурс ике өлештән торды:

"Үзем турында" – конкурста катнашучылар үзләрен тәкъдим иттеләр.

- "Минем талантым" – үз эченә вокал, хореография һәм башка иҗади номерларны алды.

 

   Конкурста 5-8 яшьлек балалар катнашты. Чараны балалар бакчасы мөдире Габделхакова Гөлүсә Вакыйф кызы, бакча мөдире урынбасары Сафина Елена Васильевна, рус теле тәрбиячесе Гыймадиева Гүзәл Инсаф кызы, музыка җитәкчесе Сафина Резедә Камил кызы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Балалар ата-аналар һәм педагоглар белән әзерләнгән иҗади номерларын күрсәттеләр. . Соңыннан балалар Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә татар халкының тугәрәк уеннарын уйнадылар.  Конкурска мәгариф бүлеге методистлары Сәетова Анна Николаевна, Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы йомгак ясадылар. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International