ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күңелле хәрәкәтчән уеннар-ул безнең балачак, безнең традицияләр.  Кайчан алар барлыкка килде? Кем уйлап тапкан бу уеннарны? Бу сорауга бары тик бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек үк, халык тарафыннан булдырылган.

 Катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, «Йозек салыш», «Алын алырсынмы икән " уеннарында җитезлектә көч сынаштылар. Балаларга кичә бик ошады! 

 

Дәрестән тыш эшчәнлек укучының интеллектуаль сәләтен үстерә, күзаллавын баета. Шушы максаттан , Баландыш төп мәктәбендә “Салават күпере” түгәрәгенә йөрүче укучылар кечкенәдән  үк инглиз теле серләренә төшенәләр.Аларда  авазларны әйтү, хәрефләрне тану, төсләрне,саннарны чит телдә әйтергә өйрәнү күнекмәләре формалаштырыла. Бу эшне тәгәрәк җитәкчесе Заббарова Г.Н. укучыларның яшь  үзенчәлекләрен исәпкә алып уен, ярыш формасында оештыра.   

Әлеге тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Җуелмас хәтер” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар.

17 октябрьдә Россиядә беренче тапкыр яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, берләшмәгә йөрүче укучылар  “Минем әти – иң яхшысы” исемле темага инша яздылар.

Шул уңайдан Сауш авылы китапханәчесе  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылары белән көзге табигатьтә ял кичәсе оештырды. Китапханәче тарафыннан күңелле программа әзерләнеп,төрле конкурслар оештырылып, көз темасына сынамышлар, мәкальләр укылды.Татар халык җырлары җырланып, язучыларыбызның шигырьләре укылды.

Һәр халык өчен буыннар алмашуы хәрәкәт итүче тарих көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар үтә: шатлык һәм кайгы көннәре була. Без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга бурычлыбыз. 15 октябрь, Хәтер көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

29 сентябрь  көнне ​ район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов  катнашында​, район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы ​ киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә сүз грант бәйгеләрендә катнашу, дүртенче кварталда  чаралар уздыру, территорияләрне чиста тоту  хакында барды.

29 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 7 нче сыйныф укучылары өчен «Хезмәт кешене бизи» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрделәр. Уку залында балалар өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга хәзерге вакытта илдә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды. Укучылар табышмакларга җаваплар әйтте, мәкальләрне искә төшерделәр.

Бу очрашуда район ветераннар  советы рәисе Шамиль Галимҗан улы да катанашты. Очрашуга  “Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр, өлкән затларыбыз елмайса” дигән күргәзмә һәм чәй табыны әзерләнгән иде.

Әлеге уеннар ярдәмендә балалар ирекле аралашырга, команда төзи белергә һәм анда уйнарга, тиз арада хәбәр итәргә, сикерергә, йөгерергә, ярышырга, шулай ук күңел ачарга өйрәнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International