ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Балалар фикерләү сәлатен үстерү, музыкага мәхаббәт тәрбияләү максатыннан, 30 июль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Көйне  таны" музыкаль уены үткәрелде. Балалар музыка өлкәсендә көчләрен сынадылар. Ахырдан җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

30 июль көнне Караширмә мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен -викторина үткәрелде.  Соңгы вакытта юллардагы автомобильләр һәм юлларда хәвеф-хәтәрләр саны елдан-ел арта бара.

Статистика буенча, юл һәлакәтләренең ¾ өлеш балаларның иң гади юл йөрү кагыйдәләрен белмәүдән килеп чыга.

Иң киң таралганнары:

-Тиеш булмаган урында юл аша чыгу 35-40%

-Хәрәкәт итүче транспорт каршына кисәк килеп чыгу 25-30%

-Светофор сигналларына буйсынмау 10-15%

-Машина юлларында уйнау 5-10%

Менә шуны булдырмау өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк!

30 июль көнне Теләче стадионында 1 ,2 ,3 номерлы балалар бакчалары коллективлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар

Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан 29июль көнне Сауш авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Фәнил Галеевкабагышлап “Ф.Галеев – күпкырлы шәхес” исем астындаәдәби кичә үткәрелде. Бу кичәгә Ф.Галеев әсәрләрен яратып укучы  китап укучылар чакырылды. Чарада катнашучылар якташ язучыбызның китаплары белән танышып, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Кызыксындыру  тудырган, укылмаган әсәрләрен үзләре белән ойләренә укырга алдылар.

30  нчы июль  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлекне өйрәнү буенча район комиссиясе эшләде. Комиссия Теләче урта мәктәбенең яңа уку елына әзерлеген һәм пожарга каршы чараларның утәлешен карады. Баш инспектор Л.М. Тимерханов мәктәптә пожарга каршы кагыйдәләрнең утәлешен тикшерде. Ул укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән пожарга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәү буенча инструктаж үткәрде.

29 июльдә тест үзәге судьясы ГТХМ коллективында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия ГТО нормативларын кабул итте.

24 июль көнне Сауш авылы мәдәният йортында асфальтта «Балаларга тыныч балачак» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.​ ​ Асфальтта рәсем ясау – ул күңелле шөгыль генә түгел, иҗат та, әйләнә-тирә дөнья баласының танып-белү дә. Асфальтта акбур белән рәсем ясау-кәгазьдә карандаш яки​ кисточка​ белән йөртү генә түгел. Биредә бөтенләй башка хис-кичерешләр. Конкурста катнашучылар өчен​ иҗат – ул ​ процесс​ , ә​ нәтиҗәсе генә түгел.  Балалар бу мавыктыргыч шөгыльгә иҗади яктан карадылар. Барлык эшләр дә диярлек балаларның бай рухи дөньясын, аларның Ватанга мәхәббәтен, тынычлыкка һәм дуслыкка омтылышын чагылдыра. ​

29 июль көнне Урта Мишә авылы клубы мөдире балалар белән “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле темага әңгәмә үткәрде. Әбинең серле сандыгында халкыбызның күңел җәүһәрләре: милли кием үрнәкләре, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар, түбәтәйләр бар иде. Әлеге чара балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? дигән сорауларга җавап эзләп  28 июль көнне Сауш авылы  китапапханәчесе  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән   “Чишмә башы кая барып тоташа” темасы белән экскурсия оештырды.

9 июль көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре сәүдә нокталарында эшләүче китап укучыларны китаплар һәм журналлар белән тәэмин иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International