Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең тууына 80 яшь уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Җәй уртасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар язучының китаплары белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.
20 июль - Халыкара шахмат көне. Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре «Ягез әле, әйдә! " дип исемләнгән шахмат турниры үткәрделәр. Бу үзара аралашу, вакытны файдалы итеп үткәрү өчен яхшы ысул. Өстәл уеннары белән кызыксыну балаларда сакланыр һәм алар ешрак ялларын шулай үткәрер дип өметләнәсе килә.
21 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән «Хәзинә эзләү» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр . Әлеге чараның максаты-балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне активлаштыру . Уен башында балаларга маршрут битләре таратылды. Әлеге битләр ярдәмендә алар уенның барлык этапларын үтәп, биремнәрне үти алдылар һәм ахыр чиктә алдан яшерелеп куелган хәзинәне таба алдылар. Чараның иң актив катнашучылары истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел уңаеннан 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены иясе Насирова Дания Гыйльметдин кызы белән «Без кырык беренче ел балалары» дигән очрашу оештырдылар.
21 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында, җәйге укулар кысаларында, Сергей Алексеевич Баруздинның тууына 95 ел тулу уңаеннан «По страницам книг Баруздина» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре башта балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннан соң юбилярның китаплары буенча сәяхәт иттеләр, китап геройларын искә төшерделәр һәм Баруздинның «Страшный клад» хикәясе буенча төзелгән әдәби викторинада катнаштылар.
Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның физик, рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Шуны истә тотып,21 июль көнне Балыклы авылының спорт мәйданчыгында "Сәламәт булу серләре"дигән чара узып,балалар фельдшер Билалова М. үткәргән викторина сорауларына җавап бирделәр,ахырдан спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды.
21 июль көнне Шармыш авылы китапханәчесе шахмат сөючеләрне "Могҗизалы шахмат" уенына чакырды. Китапханәдәге һәр очрашу китаплар белән танышудан башлана. Әлеге очрашу да шашка һәм шахмат буенча әдәбият яңалыклары белән танышудан башланды. Ике көндәш арасында уйнала торган, үзендә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логиик уен катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
21 июль көнне Урта Мишә авыл клубында балалар белән "Утлы шар" исеме астында өстәл теннисы ярышы үткәрелде.
Судьялар нормативларны туловища наклоны, озынлыкка сикерү, йөгерү, отжимание кебек төрләр буенча кабул иттеләр. Һәр катнашучы төрләргә инде бирелгән уникаль УИН-номер белән килде, ул алга таба аларга аерымлык билгеләрен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Ел саен үткәрелә торган әлеге турнирны Айназ дуслары үзләре оештыра, шул рәвешле фаҗигале рәвештә һәлак булган дусны искә алалар.
Турнир кубогын һәм турнирда 3 ел рәттән " Комаровка "командасы яулады,2 нче урында"ЛМР-Пласт", 3 нче урында" Сатыш "командасы.