Шуңа бәйле рәвештә, Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре океанариумда күчмә чара үткәргән. Ни өчен дельфинарий түгел, ә океанариум? Барысы да бик гади. Океанариум - гаять зур фәнни-тикшеренү үзәге, ул диңгез тереклек ияләренең йөз меңнәрчә төрләрен үз эченә ала, анда Дөнья океаны сулары гүзәллеге белән орыну мөмкинлеге бар. Ә дельфинариядә төп тикшеренү объекты булып дельфиннар гына тора. Сәфәр барышында тирәнлектә яшәүче су асты яшәүчеләре турында сөйләшкәннәр, диңгез имезүчеләре һәм китсыманнарының тормышы турында шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр искә төшергәннәр.
24 июль көнне Урта Мишә авылы клуб мөдире балалар өчен "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип аталган уен-дәрес үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында сөйләнде, хәтерне һәм фикер йөртүне үстерү күнекмәләре булдыру максатыннан, төрле уеннар оештырылды.
24 июль көнне сатучылар көне уңаеннан Караширмә авылында яшәп, гомер буе халыкка хезмэт иткән сатучыларны,хезмэт бәйрәмнәре белән котлаганнар.
22 июль көнне Караширмә авылында "Иң матур ишек алды" дигән конкурс булып узды. Бу конкурста һәр кешенең ишегалларына күз салдык, андагы гузәллек, андагы матурлыкны күреп күзләр камаша. Һәм шушылардан чыгып, урыннар да билгеләнгән:
1 урын - Курбанова Райлә, Абдуллина Дамира
2 урын - Пакшина Света, Хабибрахманова Фәния, Иксанова Диләрә
3 урын - Фаттахова Зөлфия, Закирова Рәзинәләр.
24 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан балалар язучысы, шагыйрь Сергей Алексеевич Баруздинның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Баруздин китаплары битләре буйлап» дип исемләнгән әдәби уку сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының әсәрләре игелеккә, рәхмәткә, ярдәмчелеккә өйрәтә. Чарага «С.А. Баруздин: безнең балачак язучысы» дигән презентация әзерләнгән иде, анда аның биографиясеннән кызыклы фактлар гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы, табигать һәм хайваннар, дуслык һәм маҗаралар турында әсәрләре дә тәкъдим ителде.
21июль көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмэтәткәрләре, балалар белән берлектә велосипед ярышы үткәрделәр.
22 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә «Сад. Огород. Палисад» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Аның максаты – җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үстерү буенча файдалы мәгълүмат бирү. Ничек бакчаны матур һәм уңайлы итеп төзергә? Үсемлекләргә туры килә торган шартлар ничек тудырырга? Уңышны ничек арттырырга? Шул һәм бакча турында башка кызыксындырган сорауларга җавапларны укучылар күргәзмәдәге китаплардан таба алды.
Бу федераль статистик күзәтү 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр үткәреләчәк. Чираттагы авыл хуҗалыгы исәбен алудан соң биш елдан да соңга калмыйча , микропанслар Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу арасында үткәреләчәк. Соңгы авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда үткәрелде.
Халык санын алу яңа технологик дәрәҗәдә узачак , бу мәгълүмат сыйфатын арттырачак һәм алынган мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессын тизләтәчәк. Сан алучылар планшет компьютерлардан файдаланачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Росстат рәсми сайтының web-җыю системасы аша исәпкә алу кәгазе сорауларына җавап бирә алачаклар.
20 июль көнне Сауш авылы мәдәният йортында «Әгәр Россия булса-мин дә булырмын!” дигән тарихи сәяхәт формасында квест - уен үткәрелде. Командалар маршрут битләрен тутырып һәм баллар туплап, 9 станция буенча уздылар. Уен ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм катнашучылар тәм-томнар белән сыйландылар.