Газета һәм журналлар укучыларга әйләнә-тирәдә булган бар нәрсә турында заманча мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны күрсәтә һәм безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Әлеге тема буенча Шармыш авыл китапханәсендә «Что лист печатный нам готовит» дигән сөйләшү булды. Газета һәм журналларның мәкаләләрен укып, укучылар укыганнары турында фикер алыштылар һәм киңәшләрен бирделәр.
30 октябрь - илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Үзәк өзгеч бер хатирә булыр бу чорларның яман яңгыры” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, милләтебезнең зыялылары, язучылар нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителгәннәр. Күргәзмәдә шул шомлы еллар кайтавазы турында язылган әсәрләр урын алды.
Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.
Субаш авыл китапханәсе "Йортларга - китап нуры" дигән девиз астында, өлкән китап укучыларыбызның өйләренә барып китаплар, газета-журналлар белән таныштыру оештырды.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылдашыбыз, репрессия корбаны Гомәр Байчуринны искә алып "Кыелган җаннар, бозылган язмышлар " исеме астында тугәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.
29 нчы октябрьдә Теләче урта мәктәбендә яшьүсмерләр белән психологик тренинг уздырылды.Тренингны республика СПИД үзәге психологы Светлана Изамбаева алып барды. Психолог белән сөйләшү яшьүсмерләргә бик ошады.
21 көн дәвамында татар телендә укыган китапларның ошаган өзекләре Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылып барылды.
Теләче муниципаль районында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннатова Г.Р. көн саен «матурлык дөньясында» программасы буенча балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль коррекция-үстерү дәресләре үткәрә. Психолог дәресләрендә төрле технологияләр һәм методикалар кулланыла. Мәсәлән, нәтиҗәле кулланыла торган технологияләрнең берсе - "Мозартика". Балаларга «Мозартика» уен программасы элементларыннан рәсемнәр төзү һәм фантазияләү бик ошый. Ә психологка бу технология баланың проблемаларын тирәнтен өйрәнергә, аларга төзәтмәләр кертергә һәм балаларны киләчәккә рухландырырга ярдәм итә.
20 нче ноябрь көннәрендә Теләче урта мәктәбендә Бөтенроссия экологик дәресләре үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия экологик дәресләрендә актив катнаштылар. Бөтенроссия экологик дәресләрен Тимербаев А.И., Тимербаева М.Р., Әскарова Ф.М., Кошкина Э.М. и Д.Г. Фатхрахманова үткәрде . Дәресләрдән соң балалар Туган илебез, туган җиребезне саклау турында рәсемнәр ясадылар.
Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Быел да 23 -28 нче ноябрьләрдә башлангыч сыйныф укытучылары җитәкчелегендә төрле фәннәргә багышланган чаралар үтәчәк. Мәктәптә атналыклар инде берничә ел дәвамында укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегенең бер өлеше булып тора. Белем бирүгә карата яңа мөнәсәбәт формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулларының берсе-фән атналары үткәрү. Атналыклар укучыларның төрле фәннәргә карата кызыксынуларын, сәләтләрен ачуга, белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итә. 1-4 нче сыйныф укучылары зур кызыксыну белән төрле конкурсларда, уеннарда,проектларда катнашалар.
21-22 ноябрь көннәрендә бадминтон узәгендә “Бадминтонные надежды Татарстана” ярышлары булып утте. Әлеге турнирда 25 районнан 128 спортчы катнашты һәм алар арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары Заббарова Ф.А, Сафин Б.Р., Хайрутдинов И.И., Тимербаев Р.Ф. дә бар иде. Заббарова Фәридә парлы разрядта 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!