ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән тәрбияче Гильфанова Ф. Н. «Әкият дөньясында коррупция» дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча шөгыль үткәрде, анда балалар «ришвәт», «рэкет», «янап акча алу» кебек сүзләрнең төшенчәләрен аңладылар, әкият персонажлары аша тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар, уеннар уйнадылар. «Коррупциягә каршы бергә! " видеоролигын карау балаларны  тормыштагы хәлләргә битараф калдырмады. Алар, үсеп җиткәч, мондый законга каршы юллар белән көрәшәчәкләр, үз көчләреннән килгәнчә, аны бетерергә ярдәм итәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр. Мондый чаралар үсеп килүче буынның үзаңын югары дәрәҗәдә һәм төгәл гражданлык позициясен тәрбияли.

Максабаш авыл китапханәчесе Лилия Мингазова XIII Дөньякүләм «Әдәби марафон»да катнашты. 21 көн дәвамында татар телендә укыган китапларның ошаган өзекләре Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылып барылды һәм диплом белән бүләкләнде.

Әлеге акция кысаларында китапханәче Л. Петрова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап, газета-журналлар  белән тәэмин итә. Чираттагы баруында ул Надежда Кузьминаларнын  өендә булып яңа  кайткан китаплар, газеталар белән таныштырды.

Бу бәйге туган авыл, туган якка багышланган җырлар белән уздырылды. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар  катнаштылар. Алар ике командага бүленеп ярыштылар. Бәйгедә дуслык җиңде.

#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

31 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Сәламәтлек көне кысаларында торле спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар.Физик күнегүләр, спорт ярышлары куңелләрне күтәрә, сәламәтлекне ныгыта,.

31 нче октябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә  укучыларда  сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес  туклану,    көндәлек    режимны    төгәл    үтәү,   сәламәтлекне    саклау    һәм    ныгыту    күнекмәләре  булдыруга  омтылыш  тәрбияләү максатыннан , “Сәламәтлек көне “үтте.  5-9 нчы сыйныфларда бердәм сәламәтлек дәресләре уздырылды ,башлангыч сыйныфларда күңелле стартлар үткәрелде.

Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Шул унайдан 30 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде.

Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабына онлайн күзәтү үткәрелде.

Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Шул унайдан 30 октябрь көнне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International