4 октябрь көнне Урта Мишә авылында, Теләче муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗиев катнашында, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының якты истәлегенә багышлап, һәйкәл-обелиск ачылды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.
Яшьлэр кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән танышты, аларга наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләре анлатылды. Кеше организымына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү, яшьләрне әлеге куркыныч чирдән кисәту һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру темаларына сөйләшүләр узды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары армспорт буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Яшьләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Бу көн, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача. Өлкәннәр мондый игътибарга бик шат һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.Шул уңайдан, районыбызның авыл мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне тәбрикләп, өйләренә барып күчтәнәч пакетлар өләштеләр.
Кичәдә катнашучылар жырлаганнар,узләренең яшьлекләрен искә алып оныклары әзерләгән бәйрәм концертын тамаша кылганнар.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз телебезне саклау, милли стратегия һәм "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру, мәдәният учреждениеләре территориясенә агачлар утырту һәм грантлар язу турында барды. Киңәшмәдә Ямбулат авылы клубы мөдире булып эшләгән Гөлфия Хәлиуллина озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия ханым үзеннән соң лаеклы алмаш та әзерләгән. Бүгеннән Ямбулат авылы клубында мөдир булып, кечкенәдән сәхнәдә үскән шушы авыл егете Шәфкать Кәримуллин эшләячәк.
Бу көнне Ачы авыл мәдәният йортында “Вера, Надежда и Любовь” дип исемләнгән Изгеләр истәлегенә багышланган тематик кичә булып узган. Чарада зур булмаган викторина үткәрелгән. Кичә дусларча әңгәмә белән тәмамланган.
2020 елнын 2октябрендә “Батыр” спорткомплексында Теләче спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2005-2007 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район Хадиуллин Хәким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 8 мәктәптән 94 укучы катнашты.
Олы Нырсы урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик тест эшләделәр.
СПТ-шәхеснең психологик "тотрыклылыгы" ресурслары дефициты белән бәйле рәвештә үз-үзеңне тоту мөмкинлегенең бары тик психологик "риск факторларын" ачыкларга мөмкинлек бирүче психиагностик тикшерү. Тест вакытында, наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән укучылар белән адреслы һәм системалы эшне оештыру максаты белән, куркыныч факторларының һәм саклану факторларының чагыштырмасы нигезендә үз-үзеңне тотышына җәлеп итү ихтималын бәяләү гамәлгә ашырыла. Алынган СПТ нәтиҗәләре прогностик, ихтимал характерда.
2020 елның 22 октябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакиров Галимардан Исламгәрәй улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимардан абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Галимардан абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.