ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

“Татарча диктант яз!” язуның  максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. Әлеге акциягә китапханәчеләр һәм китап укучылар  бик теләп  катнашты.

25 - 27 нче сентябрь көннәрендә  Теләче урта  урта мәктәбе яшь армеецлары Киров өлкәсендә  “Рубеж мужества” исеме астында узган хәрби-спорт уенында катнашты. Тормыш иминлеге нигезләрен алып баручы укытучы Гатиятов Рәсип Рашитович җитәкчелегендә  яшь армеецлар уңышлы чыгыш ясап, туган җирләренә җиңү белән әйләнеп кайтты.

5 сентябрьдан Республикабызда “Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы” акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 13 сентябрь көнне  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылның “Олы юл чишмәсе” тирәсен чуп-чардан арындырдылар.

Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Көзге шәфкатьлелек атнасы” акциясе кысаларында мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.

11 сентябрь көнне Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары белән “Сәламәт тәндә-  сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар медицина ягыннан хәмернең мәкерле үзлекләрен белделәр, бергәләп алкоголизмның сәбәпләре һәм үзенчәлекләре, эчүчелекне кисәтү ысуллары турында сорауларга җавап бирделәр.

11 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре фельдшер Галявиева Г.Г. белән берлектә, "Мин аеклыкны сайлыйм" дип исемләнгән тематик диспут үткәрделәр.  Катнашучылар хәмернең зыяны турында лекция тыңладылар. Чара ахырында һәр катнашучыга үләнле чәйләр тәкъдим ителде.

11 сентябрь көнне Максабаш  авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Яңа китап – яна дус” дигән күргәзмә куелды. 

Теләче урта мәктәбе укучылары ВИЧ – инфекциягә каршы профилактик чараларга багышланган сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар. Укучылар белән ВИЧ – инфекцияне булдырмау турында әңгәмәләрне мәктәп медсестрасы Тимербаева  Сирина Фанисовна үткәрде.

Теләче үзәк район больницасы  табиблары тарафыннан Теләче урта гомумбелем мәктәбендә укучыларга медицина тикшерүе башланды. Тикшерү участок табибы Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәмәтхановна җитәкчелегендә бара. Табиблар һәр баланың гомуми физик үсешен тикшерәләр, физкультура дәресләренә курсәтмәләр бирәләр.  Балаларга сәламәт яшәү рәвеше , көндәлек режим үтәлеше буенча киңәшләрен бирәләр.

16 сентябрь  көнне Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире, балалар белән берлектә клуб  каршында урнашкан һәйкәл янында  “Сезнең батырлык, безнең горурлык” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International