Авыл тарихы – ул кешеләр, анда яшәүчеләр тарихы. Һәркемгә дә үзенең туган җире газиз һәм кадерле була. Теләче Җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева инициативасы белән “Тарих битләрендә - Теләчем” дип исемләнгән Теләче районы авыллары тарихына багышланган китап басылып чыкты. Бу китапта Теләче төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше, сугыш һәм тыл ветераннары, гади хезмәт кешеләре хакында бәян ителә.
15 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре әлеге китапны авылыбызның китап сөючеләренә тәкъдим иттеләр.
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иске Җөри авылы китапханәсе “Аек акыл белән карыйк дөньяга” дигән исемдә акция үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды.
Урамда очраган авылдашларга Халыкара аеклык көне турында мәгълүмат бирелде һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы алдан әзерләнгән буклетлар таратылды. Әлеге акциядә 22 кеше катнашты.
Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Субаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Халыкара аеклар көне уңаеннан "Алкоголизм гомерләрне өзә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, фельдшер Чернова Валентина Петровна алкогольнең тормышта, көнкүрештә сәламәтлеккә китергән зыяны турында аңлатты, ассызыклап "Кешеләр аек булып туа, аек булу һәрберебезнең табигый халәте, бу халәтттән тайпылмаска кирәк",- диде.
11нче сентябрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасының кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Теләче ЮХИДИ башлыгы Нәзиров Р.Х. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф., Гайнуллина М.В. һәм Зиннәтова И. Н. белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында килгән кунаклар балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Үзәк авыл китапханәсендә «Только трезвая Россия станет великой» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә китергән төзәтмәс зыяны, бу куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану чаралары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, «алкоголизмның зыяны турында» белешмәлекләр урын алды.
«Көзге мәрхәмәтлек атнасы» акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина китапханәгә йөри алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып, аларның хәлләрен белеп, китап-журналлар илтеп кайтты. Аларга яңа китаплар да тәкъдим ителде.